Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Әнәле зиратындагы өмәдә 70тән артык кеше катнашты #эковесна

Иске Әнәле авылы халкы быел да традиция буенча зиратка өмәгә җыелды. Биредә70 тән артык кеше катнашты.

(26 апрель, “Апастово-информ“).


“Узган ел йогышлы чир таралу куркынычы булу сәбәпле, зиратта өмә булмый калган иде. Шуңа да быел каберстанны чистарту эшен тизләтергә булдык. Авылдашларга хәбәр иттек. Белдерү дә язып куйдык“, – ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова.

Иске Әнәле халкы бу юлы да бердәмлек күрсәтте. Өмәгә кушылуны булдыра алган һәркем намус эше дип санады.

“Пилалар, пычкылар, балталар белән килделәр. Шәхси тракторлары, машиналары белән эшкә кушылучылар да булды. Бердәмлектә көч шул! Гөр килеп эшләдек“, – ди Мостафа хәзрәт.

Өмәләр әле дәвам итә. 2 майда Иске Әнәле халкы кабат зиратка өмәгә җыелырга уйлый. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яши алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев