Иске Йомралы мәктәбе бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте
Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, армый-талмый хезмәт куйган директорлар, укытучылар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булдылар.
Бу истәлекле көн һәркемне күңелле балачагына, гүзәл яшьлегенә алып кайтты, әти-әнидәй якын булган укытучылар, классташлар, гомере буе иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләр белән очраштырды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Иске Йомралы авылы җирлеге башлыгы Рамил Моратов катнашып, тәбрикләүләрен, ихлас теләкләрен юллады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлау сүзләрен җиткереп, бүләген тапшырды.
Йомралы мәктәбе элек-электән казанышлары белән дан тота. Биредә белем алып, Апас районын, Иске Йомралы авылын еракларга таныткан шәхесләр шактый. Бүген дә алар туган авылыннан, белем биргән мәктәбеннән, авылдашларыннан аерылмыйча яши. Карабай авылы егете Илдар Зарипов Иске Йомралы мәктәбен тәмамлап, теш табибы һөнәрен үзләштергән. Бүген ул Яшел Үзән шәһәрендә яшәп, үзенең шәхси теш дәвалау клиникасын җитәкли. Туган мәктәбе белән дә даими элемтәдә торып, күп кенә чаралар үткәрүгә иганәчелек итә. Бүгенге зур тантанада да ул гыйлем биреп, олы тормыш юлына чыгарган хөрмәтле остазларына матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллинаның хезмәт юлы бу мәктәп белән бик тыгыз бәйләнгән. Биредә ул шактый еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган. Биредә утыручы мөгаллимнәргә дә ул олы хөрмәтен белдереп, изге теләкләрен ирештерде.
Тантанада Иске Йомралы мәктәбендә хезмәт куйган, озак еллар җитәкчелек иткән Фоат Борһан улы Җәләлиевка, Радик Рөстәм улы Газизовка район мәгариф бүлегенең Рәхмәт Хаты тапшырылды. Шулай ук бүгенге көндә уңышлары белән сөендереп торган Иске Йомралы мәктәбе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның, район мәгариф бүлегенең Рәхмәт Хатлары һәм сертификат белән бүләкләнде. Мәктәп директоры Гөлүсә Галләмиева барлык кунакларга, мөгаллимнәргә, укучыларга ихлас котлауларын һәм рәхмәт сүзләрен юллады.
Бәйрәм балаларның, мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев