Иске Йомралыда ифтар мәҗлесе узды
Иске Йомралы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза тотучы ир-атлар күмәк табын артында бергәләп авыз ачты.
Иске Йомралы авыл җирлеге һәм “Свияга“ берләшмәсе тарафыннан уздырылган әлеге мәҗлестә изге догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде. Ир-атлар бергәләп намаз укыдылар. Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм район яңалыклары белән таныштырып, район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев