Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Йомралыда яшәүче Миңнесания әби Миңнегалиева: “Бер бәрәңге дә күрмичә 6 ай урман кистем“

Иске Йомралыда яшәүче Миңнесания әби Миңнегалиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов акъәбине тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Миңнесания әби Миңнегалиева 3 бала тәрбияләп үстергән. Бүген улы Наил, килене Рузиләнең олы тәрбиясендә яши.
–Бик карыйлар, “нәрсә пешерик, нәрсә ашыйсың килә“ дип кенә сорап торалар. Мунчасын да кертәләр. Нинди рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, – ди Миңнесания әби.
Яшьлегендә авырлыкларны да күп күргән ул. Ачлы-туклы урман кискән вакытларын бүген дә әрнеп сөйли. Атлар карган, озак еллар фермада эшләгән, хезмәтнең уртасында кайнаган Миңнесания әби.
–Бер бәрәңге, бармак башы кадәр ит тә күрмичә, ипи кисәге белән чәй эчеп, 6 ай урман кистек“, – дип сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев