Иске Йомралы иң күп “Йолдыз“ укыйлар
Иске Йомралы почта элемтәсе коллективы 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча иң күп газета-журналларга яздыручылар рәтендә. Хуҗалык һәм халык саныннан чыгып исәпләгәндә, иң күп "Йолдыз" укучылар да биредә. Почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Роза Вәлиәхмәтова әлеге җаваплы вазифаны инде 17 ел башкара. Хезмәтенең нечкәлекләрен белергә, авылдашлары, хезмәттәшләре белән уртак тел табарга...
Иске Йомралы почта элемтәсе коллективы 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча иң күп газета-журналларга яздыручылар рәтендә. Хуҗалык һәм халык саныннан чыгып исәпләгәндә, иң күп "Йолдыз" укучылар да биредә. Почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Роза Вәлиәхмәтова әлеге җаваплы вазифаны инде 17 ел башкара. Хезмәтенең нечкәлекләрен белергә, авылдашлары, хезмәттәшләре белән уртак тел табарга өлгергән ул. Гөлфирә Әхмәдуллина Идрәз авылында, Сария Вәлиева Татар Пучинкәсе, Танай һәм Марьино авылларында, Рифхәт Хисамиев Дүртиле авылында, Эльмира Хәлилова Карабайда, Гөлсинә Сафиуллина Идрәздә почтальон булып эшлиләр. Газета-журналлар таратудан тыш, түләүләр кабул итәләр, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сату эшен дә алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев