Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге көндә – изге гамәл

Корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме. "Корбан" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "нәрсәгә булса да якынаю", бу очракта Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына якынаюны аңлата. Нәкъ менә шушы изге көндә, Әлфия Заһидуллина корбан чалдырып аны Буа картлар йортында тәрбияләнүче өлкән кешеләргә барып ирештерде. Корбан ите белән бергә бәйрәм өстәле ясарга...

Корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме. "Корбан" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "нәрсәгә булса да якынаю", бу очракта Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына якынаюны аңлата.

Нәкъ менә шушы изге көндә, Әлфия Заһидуллина корбан чалдырып аны Буа картлар йортында тәрбияләнүче өлкән кешеләргә барып ирештерде. Корбан ите белән бергә бәйрәм өстәле ясарга төрле тәм-томнар алып барды. Әлеге изге гамәлне башкарырга аның белән Апас районы башкарма комитетының иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Луиза Сафина һәм Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчете имам хатыйбы Гыйльфан хәзрәт барды. Гыйльфан хәзрәт анда тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады, вәгазьләде һәм бәйрәм белән бәйләнгән риваятьләрне сөйләп узды.

Өлкәннәр куанычтан чыккан күз яшьләрен яшермәде. Алар район башлыгына, Әлфия ханымга үзләрен онытмаганнары өчен, һәрдаим булышып торганнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге очрашу Коръән сүрәләрен укып һәм догада Аллаһы Тәгаләдән шушындагы өлкәннәр өчен сәламәтлек теләп төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев