Каеш эләктермәүче шофер вафат булган
15нче гыйнварда Казан-Ульяновск-Чүпрәле юлының 2нче километрында “Лада” автомобиле йөртүчесе беренчел мәгълүматларга караганда, олы юлдан килүче йөк машинасына өстенлек бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән.
(16 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина механик зыян күрә. Ләкин, салонда исән калырлык буш киңлек калган була. Ә инде куркынычсызлык каешын эләктерүгә җавапсыз карау - “Лада” автомобиле йөртүчесенең үлеменә китергән сәбәп булырга мөмкин.Бу хакта район ГИБДД бүлегеннән хәбәр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев