Карамасар авылында капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды
Карамасар авылында үткән халык җыенында капиталь төзекләндерүдән соң “Каенкай“ балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.
Төсле калай белән тышланган бина бирегә килүчеләрнең игътибарын нык җәлеп итте. Аеруча бу вакыйга балалар өчен зур шатлык булды. Алар район башлыгына, барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен дә ирештерделәр. Сабыйларның олы шатлыгын уртаклашырга барлык авыл халкы да җыелды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин карамасарлыларны җылы сәламләп, сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев