Карамасарда тематик кичә үтте
Карамасар авылы китапханәсендә башлангыч мәктәбе укучылары кунакта булдылар.Граҗданин, салдат, фронтавик якташыбыз Гали Хуҗиның тууына 105 ел булу уңаеннан тематик кичә үтте.Балалар Гали Хуҗиның тормыш юллары, сугыш чоры иҗаты, гаилә тормышы турында яңа магьлүмәтләр белән таныштылар. Безнең поэзиябездә үзенчәлекле урын алган, халык тарафыннан танылган хөрмәтле шагыйребез Гали Хуҗи исемен мәңгеләштереп ул...
Карамасар авылы китапханәсендә башлангыч мәктәбе укучылары кунакта булдылар.Граҗданин, салдат, фронтавик якташыбыз Гали Хуҗиның тууына 105 ел булу уңаеннан тематик кичә үтте.Балалар Гали Хуҗиның тормыш юллары, сугыш чоры иҗаты, гаилә тормышы турында яңа магьлүмәтләр белән таныштылар. Безнең поэзиябездә үзенчәлекле урын алган, халык тарафыннан танылган хөрмәтле шагыйребез Гали Хуҗи исемен мәңгеләштереп ул яшәгән урам аның исеме белән йөртелә. Гали Хуҗи поэзиясе, һичшиксез тормышны күбрәк, көчлерәк сөяргә ирәтә, бигрәктә яшьләрдә матур хисләрне тәрбияләп үстерә, шәхси тормышта, эштә гүзәллеккә, батырлыкка өнди.Киләчәк буын яшьләребез Гали Хуҗи кебек хөрмәтле шәхесләребезне ынытмасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев