Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Карамасарда яшәүче Әминә әби Нуриева Ил башлыгының Котлау хатын алды

Акъәби 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

(6 январь, Ләлә Сафиуллина. “Апастово-информ”).


Өлкән райондашыбызга җитәкчелек тарафыннан да олы хөрмәт күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, җирлек башлыгы Зөфәр Юзеев аңа Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткаларын тапшырдылар, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.


Әминә әби тормышта бик күп авырлыклар аша үтә. Язмыш сынауларының иң ачысын кичерә ул. Дүрт айлык сабые белән тол кала. Тик озак та үтми өметләрен өзеп туган авылына кайтып киткән Әминә әбине язмыш җилләре кабаттан шушы йортка алып килә. Ул мәрхүм булган тормыш иптәшенең бертуган энесенә тормышка чыга.
"Иремнең әнисе һәм абыйсы мине бик нык үгетләделәр. Ә мин каршы булдым. Ничек инде иреңнең бертуганы белән гаилә корасың ди. Апам бәхетемне тагын бер кат сынап карарга киңәш иткәч кенә ризалаштым",-дип искә ала ул.
Әминә әби янәдән гаилә корып, җиде балага гомер бүләк итә. Тик аларның берсе 40 көн генә яшәп кала. Бик яшьли авырлыклар белән чыныккан акъәбигә хезмәтнең иң авырын башкарырга туры килә. Тимерьюлда эшли, урман кисү эшендә катнаша.
"Эшләмәгән эшем калмады. Барысын да башкардым. Һәр көнем хезмәт белән үтте", - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев