Каратун җирлеге “Яшел Россия” өмәсенә кушылды
Районда көзге өмәләр дәвам итә.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Каратун авыл җирлеге “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсе һәм “Россия суы” Бөтенроссия акциясе кысаларында көзге өмә оештырды.
“Сулык ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе уза. «Игелекле эшләр яры» - «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше. Без дә үз өлешебезне керттек. Елга ярларында өмәдә катнаштык”, - ди җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев