Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучысы рус теле буенча Бердәм Дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

Быел районда 11 классны 61, 9 классны 141 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды. 18 укучы Рәсәй Федерациясенең “Укудагы аеруча уңышлары“ өчен медаленә һәм кызыл аттестатка лаек булды.

(2 июль, “Апастово-информ“). 


Каратун мәктәбе укучысы Алия Гомәрова рус теле буенча Бердәм Дәүләт имтиханында 100 балл җыюга ирешеп, республика күләмендә дә котлау сүзләре кабул итте. 
 
“Без – бүген чыгарылыш класс укучылары. Без олы тормыш юлына аяк басарга әзер. Безнең әти-әниләребез, укытучыларыбыз югалып калмаска, кыю адымнар белән алга барырга өйрәттеләр. Имтихандагы уңышларым өчен тирән белем биргән укытучыларыма рәхмәтлемен. Ярдәмегез, булышлыгыгыз, йөрәк җылыгыз, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, укытучыларым“, – ди Алия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев