Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун мәктәбендә быел 11 авылдан килеп белем алачаклар

Каратун мәктәбе коллективы да уку елын күтәренке кәеф белән каршы алды. Быел биредә 11 авылдан килеп белем алачаклар. Беренче класска 28 бала керде. 29 укучы исә быел унберенче классны тәмамлый. - Мәктәбебез елдан-ел яңара, матурлана, белем алу өчен барлык шартлар бар, укытучыларыбыз берсеннән-берсе сәләтле. Быел мәктәпнең спорт залын тулысынча яңарттык....

Каратун мәктәбе коллективы да уку елын күтәренке кәеф белән каршы алды. Быел биредә 11 авылдан килеп белем алачаклар. Беренче класска 28 бала керде. 29 укучы исә быел унберенче классны тәмамлый.

- Мәктәбебез елдан-ел яңара, матурлана, белем алу өчен барлык шартлар бар, укытучыларыбыз берсеннән-берсе сәләтле. Быел мәктәпнең спорт залын тулысынча яңарттык. Мәктәп янәшәсендә ике спорт мәйданчыгы калкып чыкты. Хәзер балалар биредә рәхәтләнеп футбол, волейбол, баскетбол уйный. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортка тартылу укучыларыбыз өчен бик мөһим, - диде мәктәпнең директоры Зөһрә Хәева. Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация дә әлеге үзгәрешләр һәм яңалыклар белән танышып чыкты.

Әйе, Каратун мәктәбе мактаулы, дәрәҗәле, алдынгы карашлы укытучылары булган яңадан-яңа үрләргә яуларга сәләтле белем йорты. Бу мәктәп данын республикага гына түгел, Россиягә танытырлык укучылары, укытучылары бихисап аның. Мисал өчен, узган уку елында физика укытучысы Рокыя Каюмова, математика укытучысы Резедә Кәримуллина Бөтенроссия бәйгеләрендә урыннар яулап, мәктәп, район данын якладылар. Шулай ук аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнеп, Бердәм дәүләт имтиханнарында район буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Каратун мәктәбе "Иң яхшы мәктәп" буларак танылып, район башлыгы грантына лаек булды.

Быел беренче классларны Зөлфия Нәбиуллина белән Раилә Шәвәлиева кабул итеп алды. Нәниләр матур җырлар, шигырьләр өйрәнеп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр дә инде. Бердәм мәктәп формасы да аларга бик килешеп тора.

11 класс җитәкчеләре Әминә Гаффарова һәм Гөлия Бәдретдинова өчен дә яңа уку елы бик җаваплы. Чөнки алар егет-кызларны олы тормыш юлына озатачак.

- Мәктәпне бик сагынып килдем. Ул да безне үзгәреп, матурланып каршы алды. Иптәшләрем дә, укытучыларым да бик әйбәтләр, тырышып укырга сүз бирәм, - ди 2 класс укучысы Илназ Вәлиев.

Укучыларны беренче дәрескә - белем дәресенә өндәп кыңгырау чыңлады. Алда зур бурычлар, яңа омтылышлар, канатлы хыяллар. Алар бар да чынга ашсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школыАпастово