Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун станциясендә Бөек Җиңү көнен зурлап бәйрәм иттеләр.

Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчалары катнашында бик матур бәйрәм чарасы узды.

(8 нче май, “Апастово-информ”).
Тантанада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, дин әһелләре, ветераннар Советы, тыл ветераннары катнашты.
Бәйрәм чарасы авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев чыгышы белән башланып китте.
“Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Бүген Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршыларга җыелдык. Безгә азатлык һәм матур тормыш бүләк иткән әби-бабайларыбызны искә алабыз. Алар даны мәңгелек. Шулай ук җирлектән 23 егетебез махсус хәрби операциядә. Аларның гаиләләренә иминлек, сабырлык, үзләренә исән-имин кайтуларын теләп калабыз. Ил-көннәребез тыныч булсын!”, - дигән теләкләрен ирештерде ул.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлады.
“Хөрмәтле ветераннар, катнашучылар! Барыгызны да бүгенге зур, матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Тизрәк махсус хәрби операцияләр тәмамланып, егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләп калам. Ил-көннәребез тыныч булсын!”, - дигән теләкләрен ирештерде.
Балалар бакчалары, мәктәп, җирлектәге оешмалар тарафыннан веноклар салынды. Бәйрәм балаларның һәм өлкәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев