Каратунда районара бокс турниры узды
Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
(23 февраль, “Апастово-информ”).
Ярышлар бокс спорт төрен популярлаштыру, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатларында узды. Шулай ук укучыларны спортка, даими физик шөгыльләнүләргә җәлеп итү дә турнирның бурычы иде. Ярышларда Апас һәм Буа районнарыннан барлыгы 30 спортчы катнашты. Боксчылар үзләренең осталыкларын тагын бер кат сынап карадылар, техник-тактик һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да Грамоталарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бу хакта тренер Данис Хәкимов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев