Каратунда яшәүче Хәбибҗан ага Шәрифҗанов район башлыгы Котлавын алды
Хәбибҗан ага Шәрифҗанов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу уңайдан аңа район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авылы җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова хөрмәтле Хәбибҗан аганы гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Хәбибҗан ага гаиләсе белән ерак Төркмәнстан якларыннан кайтып төпләнә.
- Апас яклары миңа оҗмах булып тоелды. Безне ачык йөз белән каршы алдылар. Авылдашларыбыз, күршеләребез белән дус һәм тату булып яшибез, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев