Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер апаслыларны Интернет аша да алдыйлар

"Татфонбанк" буенча ике апаслы үз кертемнәрен кайтаруны таләп итеп район прокуратурасына иск тапшырган. -15 мартта Бөтендөнья кулланучылар көне буларак билгеләп үтелде. Быел ул "Санлы эпоха заманында кулланучылар хокуклары" девизы астында барды,-дип язган безгә район кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Габдрахманова. -Интернет, компьютер кулланучылар базарында яңа мөмкинлекләр ачты....

"Татфонбанк" буенча ике апаслы үз кертемнәрен кайтаруны таләп итеп район прокуратурасына иск тапшырган.

-15 мартта Бөтендөнья кулланучылар көне буларак билгеләп үтелде. Быел ул "Санлы эпоха заманында кулланучылар хокуклары" девизы астында барды,-дип язган безгә район кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Габдрахманова.

-Интернет, компьютер кулланучылар базарында яңа мөмкинлекләр ачты. Хәзер күңелеңә ошаган теләсе нинди товарны Интернет-кибетләр аша өеңә дә китереп була. Күпсанлы арадашчылар, "үземә кирәге калмады, арзанга сатам..." дип үз белдерүен куючылар да бихисап. Район эчке эшләр бүлеге, прокуратура мәгълүматлары буенча шул челтәргә кереп соңгы ике елда алданучы апаслылар дистәләп исәпләнә бүген. Россиядә Интернет аша сатып-алу күләме узган елда 760 миллиард сумнан артып киткән, безнең районда да бу саннар артуга бара.

Интернет корбаны булмас өчен бөтендөнья пәрәвез челтәре-компьютер аша товар сатып алырга ашыкмагыз. Сатучының электрон адресына игътибар итегез, шикләнсәгез язып куегыз. Заказ биргәнче башта хокук сакчылары, тәҗрибәле белгечләр белән киңәшегез.

Кулланучылар хокукларын яклау район инспекциясе быел бу юнәлештә максатчан эш планы булдырды.

-Соңгы 5 айда Интернетка "йорт сатып алам, бала коляскасы, урын-җир әсбаплары, кием-салым сатам" ише хәбәрләр урнаштырып 4 апаслының төп башына утырып калуы турында хәбәрдарбыз,-диде бу уңайдан район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптельганиев.

-Бу хәбәрләр буенча тикшерү эшләре үткәрелде. Хокук сакчылары Интернет аша ике ялган сатучының эзенә төште һәм бу алдакчылар суд каршына бастырылды. Кулланучылар базарында эзлекле эш алып барабыз. Мәктәп-балалар бакчалары ашханәләрендә аш-су сыйфатын тикшереп чыктык. Ачылган кимчелекләр төзәтелде. Кибет киштәләрендәге товарларның куллану вакыты, сыйфаты, гомумән кулланучылар базарында законнар үтәлешенә кагылышлы берничә хәбәр керде. Алар буенча да кырыс чаралар күрелеп, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

-Соңгы вакытта банклар эшчәнлегенә дә игътибар артты. Яңа гына "Татфондбанк" ка үз акча кертемнәрен куйган ике апаслыдан гариза кабул итттек. Закон буенча кулланучылар буларак бу кешеләрнең хокукларын яклау эшен башладык",- дип өстәде прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев