Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан дәүләт федераль университетының психология һәм мәгариф институтының база мәктәбе директоры - Мактаулы остаз

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының структур бүлекчәләре, Россия мәгариф академиясенең фәнни-тикшеренү үзәкләре, «ТНВ» телерадиокомпаниясе, «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы, база белем бирү оешмалары белән берлектә 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр ел саен «Төп мәгарифне модернизацияләү шартларында укыту һәм тәрбияләү чараларын һәм ысулларын камилләштерү” юнәлеше буенча эш алып бара.

Татар милли педагогикасының  фәнни-белем  бирү үзәге җитәкчесе, фәнни фәннәр докторы, профессор, Россия фәннәр академиясе  эксперты  Әнвәр Нуриәхмәтович  Хуҗиәхмәтов  Казан дәүләт педагогия   институтын тәмамлап, бүгенге көндә  республика, россиякүләм  нәтиҗәле  эш алып барган  чыгарылыш укучыларын  мәгариф һәм фән министрлыгының дәрәҗәле бүләкләренә тәкъдим итте.


Ел саен конференцияләр үткәрүдә актив катнашулары,  белем бирү процессын оештыруның инновацион ысулларына булышлык күрсәтүләре, "Татарстан Республикасының интеллектуаль-иҗади потенциалы" милли белем бирү программасына булышлык иткәннәре, гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләренең, лицейларының иҗади, сәләтле укучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле эш алып барганы өчен,  Апас муниципаль районының аерым фәннәрен тирәнтен өйрәнүче Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зыятдинова Гүзәлия Сәгыйт кызы «Мактаулы остаз» медале белән бүләкләнде.


6 май көнне, әлеге бүләкне  аңа  Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин тапшырды.


 #ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023 
#ГодНаставника2023

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев