Казан-Ульян юлында юл-транспорт һәлакәте. Зыян күрүчеләр бар
25 августта, көндезге сәгатьләрдә Казан-Ульян юлында юл-транспорт һәлакәте була.
Биредә “Хундай грета” машинасы белән “Фура вольво” бәрелешә. Буа ягыннан килгән җиңел машинадагы 1943 елгы ханым вакыйга урынында үлә. Йөртүче һәм тагын бер пассажир хастаханәгә озатыла. Әлегә тикшерү эшләре бара. Гаеп җиңел машина шоферында дип фаразлана. Машина Киров өлкәсеннән килә.
Юлларда сак булыгыз! Гомерләрне куркыныч астына куймагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев