Җәмгыять
Казанда Россия рекорды куйдылар
"Казан" гаилә үзәге янында шәһәрлеләр 18 мең төрле печеньедан иң зур смайлик җыйды.
Яхшы кәеф бәйрәменең нәкъ менә Казанда узуы тикмәгә генә түгел, чөнки "Бәхет индексы" тикшеренүе буенча Казан - Россиянең иң бәхетле шәһәре. Әлеге индекс социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча төзелгән. Казанлылар үзләренең хәбәрләрендә позитив якны күп яктырта, җитмәәсә, үз...
"Казан" гаилә үзәге янында шәһәрлеләр 18 мең төрле печеньедан иң зур смайлик җыйды.
Яхшы кәеф бәйрәменең нәкъ менә Казанда узуы тикмәгә генә түгел, чөнки "Бәхет индексы" тикшеренүе буенча Казан - Россиянең иң бәхетле шәһәре. Әлеге индекс социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча төзелгән. Казанлылар үзләренең хәбәрләрендә позитив якны күп яктырта, җитмәәсә, үз хисләрен төрле смайликлар (эмодзи) ярдәмендә дә белдерергә онытмыйлар.
90 квадрат метр мәйданны биләгән иң зур смайлны 1000гә якын кеше 2 сәгать дәвамында җыйды. Бу чара "Россия рекордлары китабы"нда теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев