Казанлы Иерусалимга җәяү барып җиткән
Моңа 204 көннән артык вакыт киткән
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Юлга чыкканда аның барып җитәчәгенә күпләр ышанмаган булсалар, хәзер Кузнецов котлаулар белән дистәләгән хәбәрләр ала. Тулырак-Inkazan материалында.
Маршрутның гомуми озынлыгы 4 854 километрга сузылган. Көнгә якынча 23-24 километрны тәшкил иткән. Кузнецов үзе сөйләгәнчә, марафонның соңгы өлеше башланыр алдыннан рюкзагыннан бөтен артык әйберне чыгарып ташлаган, бары тик иң кирәклесен генә —минимум буенча су һәм шоколад калдырган.
Иерусалимга Кузнецов Мәскәү вакыты белән якынча 17:00 дә барып җитә. Аның өчен көн иртәнге 8 сәгатьтә башлана. Шул вакытта ул сәламләү билгесе фонында төшкән фотосурәтен урнаштыра. Блогер шәһәргә күренешләре белән дә уртаклаша. "Хәзер беркем дә җәяү барып җитү мөмкин түгел дип әйтмәячәк. Чөнки 4 800 км үткән бер егет бар", - ди Кузнецов «түгәрәкләрнең»берсендә. Ул шулай ук барлык язылучыларга ярдәмнәре һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерде. Блогер сүзләренчә, ул кунакханәгә урнашканнан соң, күңелендә аңлаешсыз хисләр, бушлык урнашкан. Барысын да җайлагач, үзенең сәяхәтеннән алган тәэсирләре белән уртаклашырга булган.
Никита Кузнецов сәяхәте турында Inkazan аның юлының беренче 40 көнендә сөйли. Шул вакыт эчендә ул Калмыкиягә барып җитә. Үзенең Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында, «Метроэлектротранс» МУП да эшләве турында әйтә. Сәяхәт итү уе үзеннән-үзе барлыкка килүен белдерә. Кузнецов шундый уй туганнан соң 10 көн тешенчә йоклый да алмаган, әмма шулай да юлга чыгарга карар кылган. 4 көн дәвамында җыенган. Сәяхәт өчен ул барлык кирәкле әйберләрне сатып алган — палатка, кабартылган келәм, йокы капчыгы һәм туристлык кирәк-яраклары. Бердәнбер проблема башка илләрнең дәүләт чикләрен узуда була. Әмма, Кузнецов сүзләренчә, ул алдан әзерләнгән — аның чит ил паспорты булган инде, шулай ук юлга чыгар алдыннан ул чикләрдә нинди документлар тутырырга кирәк булачагын караган, әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев