Казанның “Семь дней” тапшыруы Апасның “Көмеш волонтерлар” эше белән кызыксына
Апасның “Алга” яшүсмерләр клубына бер төркем хезмәттәшләре белән “Семь дней” тапшыруы журналисты, якташыбыз Ленар Валеуллов килде.
(1 февраль “Апастово-информ”).
“Көмеш волонтерлар” биредә беренче һәм икенче сменада эш алып баралар. Бүгенге көндә барлыгы 80нән артык өлкәннәребез махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Апа-абыйлар бик теләп яралыларга эчке киемнәр, стропалар һәм тактик носилкалар тегәләр. Кунакларны каршы алган район башкарма комитеты җитәкчесе урынба сары Гөлүсә Галләмова, “Алга” яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов һәм куратор Айгөл Идиятуллина клубның эшчәнлеге белән таныштырдылар, “көмеш волонтерлар”ыбызның игелекле эшләрен санап үттеләр. Шулай ук биредә гуманитар ярдәм җыю штабы булуы турында да сөйләделәр.
Ленар Валеуллов өлкәннәр белән әңгәмә корып, аларга үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Волонтерлар үз эшчәнлекләре белән бик теләп уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев