Кече Болгаер китапханәсендә узган очрашу терлекчелек тармагына багышланды
“Авыл яши - Деревня живет” проекты кысаларында, мәктәп укучылары җирлекнең иң уңган кешеләренең берсе Илфат Амануллин белән очраштылар.
(8 февраль, “Апастово-информ”).
Илфат Амануллин - җирлекнең иң тырыш кешеләренең берсе. Ул үз хуҗалыгында күп сыер, эре мөгезле терлекләр асрый. Илфат Амануллин укучылар белән хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, авырлыклар алдында югалып калмаска киңәшләрен бирде, тырыш, хезмәт сөючән булсаң, авылда да матур итеп яшәп булуы хакында сөйләде. Укучылар шулай ук “Терлекчелек тармагы үсештә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Очрашуда җирлек башлыгы Зилә Сәйфуллина да катнашты. Бу хакта үзәк китапханәнең социаль челтәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев