Кече Болгаер апалары кул эшләренә өйрәнә
Көзге эшләр тәмамланып, азрак буш вакытлары табылу белән, Кече Болгаер апалары мавыктыргыч шөгыльгә кереште.
Алар мәдәният йортында оешкан “Оста куллар“ түгәрәгенә йөриләр. Бүген түгәрәктә 9 кеше шөгыльләнә. Алар бик кызыксынып тегәләр, бәйлиләр, чәчәкләр ясыйлар. Бу хакта мәдәният йорты мөдире Хәлимә Хәертдинова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев