Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсендә “Туган тел“ җыры яңгырады

Кече Болгаер авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан ,,Язлар белән Тукай кайта" дип аталган әдәби-шигърият кичәсе узды.

(26 апрель, “Апастово-информ“).


Әлеге кичәдә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр дә катнашты. Язучының иҗаты, тормыш юлына сәяхәт ясалды. Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын истә тотып, китап укучылар язучының шигырьләрен татар һәм рус телләрендә осталык белән башкардылар. Китап күргәзмәсендәге китапларына күзәтү ясалды. Рус милләтеннән булган балалар саф татар телендә әсәрләрен башкарып соклану уятты“, – диде Гөлүсә Гайфуллина.



Кичә ахырында халкыбызның гимнына әйләнгән ,,Туган тел" җырын бергәләп яңгыраттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев