Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыклар бердәмлеге Көне уңаеннан Апаста көзге ярминкә гөрләде

Район халкы иртәдән үк базар территориясенә агылды. Биредә бәйрәм уңаеннан көзге ярминкәләрнең чираттагысы узды.

(4 ноябрь, “Апастово-информ”).


Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, КФХ, мәктәп коллективлары - барысы да бердәм булып, үзләренең территорияләрендә үстерелгән көзге муллыктан уңыш алып килделәр. Халык үзе теләгән азык-төлекне, яшелчәләрне сатып алды.
Ярминкә барышы белән танышырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов та килгән иде. Җитәкчеләр һәр авыл җирлеге тәкъдим иткән товарның төрлелеген карап чыктылар, бәяләре белән кызыксындылар, халык белән аралаштылар. Радик Гыйсмәтов базар территориясендә халык өчен махсус ящик куелганлыгын, анда райондашларыбыз үзләренең тәкъдимнәрен җиткерә алганлыгын да әйтеп үтте.
“Халык сораулары белән һәрдаим танышып торабыз, һәр гозерне исәпкә алырга тырышабыз”, - диделәр җитәкчеләр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары, оста биюләре белән ярминкәне тагын да җанландырдылар, халыкка күңел күтәренкелеге өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев