Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хатын бакча күршесе белән хыянәт итте

Хатын белән 7 ел бергә яшибез, 5 яшьлек балабыз бар. Бик матур яши идек, арада бернинди хыянәт тә, көнләшү дә булмады. Дөрес, тәкъдим итүчеләр булды, тик мин гомеремдә дә андый адымга бара алмас идем.

Шәһәрнең бер бистәсендә бакчабыз бар. Гадәттә, без анда җәй көне генә бара идек. Хатын көннәр суыткач та, үзе генә шунда бара башлады. Мин моңа артык игътибар бирмәдем. Яңа елны да шунда каршы алыйк диде. Башта ризалашкан идем, тик 31е көнне мине командировкага җибәрделәр. Аннан 4 гыйнвар көнне генә кайттым. Хатын Яңа елны дус кызлары белән каршы алуын, бакчага бармавын әйтте...

Күптән түгел бер хәл булды. Аллаһы Тәгалә йоклап йөрмәсен, белеп торсын дигәндер инде. Урамда очраклы рәвештә сыйныфташымны очраттым. Дөнья хәлләрен сөйләшкәннән соң, “өйләндеңме соң әле?” - ди бу. “Ничек инде? Лилиягә өйләнгәнне беләсең бит инде!” - дим. “Сез бергәмени? Мин сезне аерылышкан дип уйладым, чөнки Лилияне Айдарлар бакчасында күрдем. Алар үзләрен ир белән хатын кебек тоткач, сезне бергә түгелдер дип уйлап куйдым”, - ди сыйныфташ Марат.

Бу сүзләрне ишетү ток суккандай булды. Өйгә кайттым да, хатынның телефонын карадым. Моңа кадәр бер дә тикшергәнем юк иде. Анда Айдар белән мәхәббәт хатларын таптым. Үзеннән сорагач, елый башлады, аннары бөтенләй хәле китте. Инфаркт булды ахры, дип котым калмады. “Ашыгыч” ярдәм чакыртырга теләгән идем инде. 

Хатын “сине генә яратам” ди, гафулар үтенә, икенче бала алып кайтыйк ди. Эштән кайтуыма тәмле әйберләр пешерә. Мин генә гафу итә алмыйм. Башка ирнең минем хатынны кочаклавы, үбүе, назлавы күз алдыма килеп баса да, косасым килә. Бу халәттә ничек яшәргә?..

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/khatyn-bakcha-krshese-beln-khyyant-itte

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев