“Ходайга мең шөкер итеп яшим”
Иске Әнәле авылында яшәүче Шәһит абый Нәбиуллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды.
(8 июль, “Апастово-информ”).
Шәһит абыйга Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Сабирова иң изге теләкләрне җиткерделәр.
Шәһит абыйны тәбрик итәргә барлык туганнары, авылдашлары җыелган иде. Бар да аны мактап кына сөйләде, тормышны яратып, киң күңел, игелекле гамәлләр белән яшәвен әйттеләр.
“Ходайга мең шөкер итеп яшим. Сәламәтлегем дә әйбәт. Караучыларым да күп, ялгызлыгымны сизгәнем юк”, - ди ул үзе.
Куян да караган, көтү дә көткән, кырда да эшләгән, бригадир ярдәмчесе, бригадир булган ул. Сәхнәне, сәнгатьне үз итеп яшәгән. Бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Гел хәрәкәттә ул. Мәчеткә йөри, намазларын калдырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев