Киләчәккә калсын бу гүзәллек!
Гөлләр арасыннан кызлар килә, Тек-тек итеп тигез ташка басып, Чибәрлеге белән таң калдырып, Якты йөзләреннән нурлар чәчеп! Көлә-көлә чибәр кызлар килә, Ал гөлләрне микән көнләштереп?! Әллә егетләрне уйга салып, Янган йөрәкләрен телеп-телеп. Гөлләр арасында кызлар йөри, Сыйпап чәчкәләрне иелеп-иелеп. Фонтаннардан аккан көмеш сулар Оча җилдә ләйсән булып сибелеп. Урам тулы...
Гөлләр арасыннан кызлар килә,
Тек-тек итеп тигез ташка басып,
Чибәрлеге белән таң калдырып,
Якты йөзләреннән нурлар чәчеп!
Көлә-көлә чибәр кызлар килә,
Ал гөлләрне микән көнләштереп?!
Әллә егетләрне уйга салып,
Янган йөрәкләрен телеп-телеп.
Гөлләр арасында кызлар йөри,
Сыйпап чәчкәләрне иелеп-иелеп.
Фонтаннардан аккан көмеш сулар
Оча җилдә ләйсән булып сибелеп.
Урам тулы гөлләр чәчәк аткан,
Гүзәллекне кил дә күреп кал!
Җаның тынычланыр бу сихәттән,
Онытылыр бөтен борчулар!
Гасырларга калыр бу гүзәллек -
Апас чәчәк аткан шушы чор!
Тукталмасын фонтаннардан сибелеп,
Челтер-челтер килгән сихри җыр!
РӘИС ВАҺАПОВ. ДҮРТӨЙЛЕ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев