Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифлар: Июльдән күпме түли башлыйбыз?

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен яңа тарифлар гамәлгә керә. Яңа саннар турында «Челнинские известия» яза.

  Чаллыда суның 1 кубометры өчен бәя 29,9 сумнан 34,58 сумга арта.

Газның 1 кубометры өчен 8,41 сум түлисе була.

Су белән газга тарифлар 2025 елның 31 декабренә кадәр генә билгеләнә.

Электр энегиясе өчен тариф – газ плитәләре куелган өйләрдә 5,73 сум/кВт-сәг (НДС белән). Арту – 64 тиен. Электр плитәләре тора торган өйләрдә 4,88 сум/кВт-сәг (НДС белән) – арту 78 тиен. Авылда яшәүчеләр өчен – 4,19 сум/кВт-сәг (НДС белән), арту – 62 тиен.

«Татэнерго» АҖ тәэмин итә торган җылылык энергиясенә тариф гигаколория өчен 2319 сум 30 тиеннән 2795 сум 20 тиенгә күтәрелә.

Чүп-чар калдыклары белән эшләү өчен түләү Татарстанның көнчыгышында – «Гринта» регоператоры хезмәт күрсәтә торган урыннарда – 614,95 сум/куб.м. (НДС белән).

Күп фатирлы йортта яшәүче 1 кеше өчен түләү арту 120,94 сум, шәхси йортта яшәүче 1 кеше өчен 131,19 сум тәшкил итә.

Гомумән алганда «коммуналка» өчен түләүләр 1 июльдә 17,5 - 22,3 процентка арта, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kommunal-xezmatlar-ocen-yana-tariflar-iyuldan-kupme-tuli-baslyibyz-5873884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев