Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кондиционерны дөрес кулланасызмы?

Эссе көннәрдә дәваханәләргә тамак, колак авыртуы, шулай ук ангина белән мөрәҗәгать итү очраклары ешая.

  Җәйге һава торышын алдан фаразлап та булмый: күптән түгел генә салкын иде, бу көннәрдә эсселек 30 градуска җитте. Мондый үзгәрешләр иммунитетны көчсезләндерә, ә кондиционерны дөрес кулланмауны өстәсәң, бик тиз авырып китәргә дә була.
Эссе көннәрдә дәваханәләргә сулыш юллары инфекцияләре, тамак, колак авыртуы, шулай ук ангина белән мөрәҗәгать итү очраклары ешрак була. Статистика буенча, бу симптомнар белән килгән кешеләр күпчелек очракта эсселектән кондиционер ярдәмендә котыла.
Табиблар билгеләвенчә, әгәр кондиционер герметик булмаса һәм тиешенчә хезмәтләндерелмәсә, ул гөмбәчекләр һәм бактерияләр җыелу урыны булырга мөмкин.
Ләкин проблема техниканың үзендә түгел, ә аны дөрес кулланмауда. Организм өчен табигый температура 20-24 градус. Шулай итеп, термометр баганалары 35 градустан югарырак күтәрелгәч, без бина эчен дә, машинаны да 20 градустан түбәнрәк суытырга тиеш түгел.
“Урамда 30 градустан артык эсселек, ә машинада яки бүлмәдә — 18 градус. Бу аерманы организм күтәрә алмый. Кондиционер һәм коры һава лайлалы тышчаларның суынуына һәм корылыгына китерә. Бу — инфекциягә иң кыска юл", — дип аңлата табиблар.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-07-10/konditsionerny-d-res-kullanasyzmy-4309617

Фото: «Кызыл Таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев