Коронавирустан дип, кирәксә-кирәкмәсә дә, дару җыю - файдасыз
Даруларны булган авыруларыңны истә тотып, яшькә һәм катлаулылыгына карап, бары тик табиб кына билгели ала.
(4 ноябрь, “Апастово-информ”).
Татарстанда коронавирус инфекциясе вакытында кулланыла торган вирус инфекциясенә каршы дарулар, антибиотиклар һәм кан оешуны дәвалау даруларына сорау артты. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.
“Күршесенең киңәше буенча, күп кешеләр, кирәксә-кирәкмәсә дә, дару җыя башлады. Ләкин, даруны бит бары табиб кына дөрес итеп билгели ала”, - дип сөйли Яркәева.
Министр урынбасары белдерүенчә, үз белдегең белән төрле даруларны куллану - көтелмәгән авыруларга китерергә мөмкин. Чөнки, күршеңә яраган дару сиңа туры килмәскә мөмкин.
Фәридә Яркәеваның фикере шундый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев