Коштавылында нәзер коесы
Коштавылы коесы авыл уртасына урнашкан. Аның тарихы сугыштан соңгы елларга барыш тоташа. Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров сүзләренчә, әлеге нигездә яшәүче Сөнгатулла исемле егетне яу кырына җибәрәләр. Ул, якыннарыннан аерылып чыгып киткәндә, "Сугыштан исән-сау кайтсам, кое казыр идем", - дигән нәзер әйтә. Бөек Ватан сугышында катнашып, илебез азатлыгы өчен...
Коштавылы коесы авыл уртасына урнашкан. Аның тарихы сугыштан соңгы елларга барыш тоташа. Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров сүзләренчә, әлеге нигездә яшәүче Сөнгатулла исемле егетне яу кырына җибәрәләр. Ул, якыннарыннан аерылып чыгып киткәндә, "Сугыштан исән-сау кайтсам, кое казыр идем", - дигән нәзер әйтә. Бөек Ватан сугышында катнашып, илебез азатлыгы өчен өлеш керткән батыр егет исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Нәзерен үтәп, йорт каршына бер үзе кое казый. 72 еллык тарихы булган коены бүген дә авылда "Сөнгатулла коесы" дип атап йөртәләр.
Изге эш башкарылганга күп еллар узган. Авылны коелы итүче Сөнгатулла бабай да инде күптән арабызда юк. Кое да аның белән бергә олыгаеп, соңгы вакытларда үзенең йөзен югалткан иде. Соңгы елларда су чыганакларына зур игътибар бирелә. Игелекле кешеләр дә арабызда яши. Коштавылы егете Ислам Гыймадиев әлеге коены торгызуны үз өстенә ала. Бүген кое танымаслык булып үзгәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев