Коштавылы балалары уйларын кәгазьгә төшерә
Коштавылы китапханәсендә 12 декабрь – Россия Конституция көне уңаеннан кичә узды.
(12 декабрь, “Апастово-информ“).
Коштавылы китапханәчесе Руфия Мөлекова балалар белән дә, олылар белән дә элемтәдә торырга, аларны китапханәгә тартырга тырыша. Биредә төрле очрашулар, кичәләр оештырыла. Китапханәгә балалар да теләп йөри.
Укучылар Россия Конституция көне уңаеннан, төрле патриотик рухтагы рәсемнәр ясадылар, алар буенча фикер алыштылар.
“Балалар китапханәгә йөрергә аеруча да ярата. Тау шуарга барган чакта да кереп, китапханәче апаларының хәлен белеп, журналлар укып чыгалар“, – диләр әти-әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев