Күрше районда коточкыч юл һәлакәте
Һәлак булучылар арасында 5 айлык кыз бала да булган. Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт Казан - Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50...
Һәлак булучылар арасында 5 айлык кыз бала да булган.
Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Һәлакәт Казан - Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәттә 5 кеше, шул исәптән биш айлык баланың гомере өзелә.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев