Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулын уйнаткан өчен 3 ел

Районда яшәүче 41 яшьлек бер ир-ат кибеткә барып спиртлы эчемлек алып кайтып бирмәгәне өчен 3 ай буе хатынын җәберли. Кыерсытуларга түзмичә ул бу хакта хокук сакчыларына хәбәр итәргә мәҗбүр була.

(“Апастово-информ“,  Ришат Җамалиев).


 “Тикшерү вакытында бу хәлләр расланды һәм кулын озынайткан ир-атка карата чара күрү өчен ачылган эш судка юлланды. Гаиләдә иминлек һәм тынычлык урнаштыру өчен уздырылган суд утырышы барышында ир-ат үз гаебен таныды, төзәлергә сүз бирде“,-дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Василий Макаров.

 

Шуларны исәпләп әле гомеренең уртасына гына аяк баскан гаилә хуҗасы шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Сынау вакытын тиешенчә үтәмәсә, үзенә ирегеннән чынлап мәхрүм ителү, төрмә янавын ул аңларга тиеш, дип өметләнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев