Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күз авыртканда укроп булыша

Күз авыртканда салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып күзләргегезне каплагыз

– Укроп күңел болганганда булыша.

– Шикәр чире белән авыручы кешеләргә дә бик файдалы ул. Ник дигәндә, шикәр чире үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый.

– Күз авыртканда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, шуның белән 20 минутка күзләргегезне каплагыз. Моны 20 көн дәвамында кабатларга кирәк. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап чыккан су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

– Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

– Укроп ярдәмендә бәвел тотмауны да 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы урында (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135276/

© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/fresh-green-dill_6901107.htm#fromView=search&page=3&position=17&uuid=8fd93893-d552-485b-95ee-a19aabeb8166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев