“Кышлату-2017”
Сөт - көндәлек акча чыганагы Бүген сөт эшкәртүчеләргә район фермаларында җитештерелгән һәм халыктан җыелган 76 тонна сөт озатыла. Шәхси секторда эшләүче сөт әзерләүчеләр халыкка 1 килограммына уртача 17 сумнан түли. Октябрь аенда бу түләү сизелерлек артачак дип көтелә. -Быел икмәкле ел. Тик аның сатып алу бәяләре әлегә игенчене, авыл хуҗалыгы...
Сөт - көндәлек акча чыганагы
Бүген сөт эшкәртүчеләргә район фермаларында җитештерелгән һәм халыктан җыелган 76 тонна сөт озатыла. Шәхси секторда эшләүче сөт әзерләүчеләр халыкка 1 килограммына уртача 17 сумнан түли. Октябрь аенда бу түләү сизелерлек артачак дип көтелә.
-Быел икмәкле ел. Тик аның сатып алу бәяләре әлегә игенчене, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен канәгатьләндерми. Фуражлык 1 килограмм ашлыкны сату бәясе, мәсәлән, бу көннәрдә уртача 6-7 сум гына. 1 литр сөт җитештерү өчен якынча 1,2 килограмм азык берәмлеге кирәк. Бу шул ук 1-2 килограмм тегермәндә тарттырылган фураж оны бәясе дигән сүз. 1 бер литр сөтне бүген заводлар уртача 22,50 сум базис бәясеннән сатып ала. Менә шуннан терлекчелектә, сөт җитештерүдә нәтиҗәле итеп эшләүнең яңа юлларын барлау һәм эшләргә кирәклеге бүген көн кебек ачык. 1 килограмм фураж бәясе 1 килограмм ит-сөт сату бәясе аша өчләтә арта. Без бу тармакта ел да күрсәткечләрне уртача 5-10 процентка арттыра алсак кына, дәүләттән төрле субсидияләр ала алачакбыз. Ит-сөткә илдә ихтыяҗ зур һәм шулай булып калачак. Экологик чиста, табигый азык-төлекнең бәясе дә артуга таба гына барачак, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Бүген район буенча уртача бер сыердан 13 килограмм сөт савып алабыз. Бу гына аз, былтыргы дәрәҗәне уздырып эшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Район күләмендә барлыгы 180 тонна яфраказык, 90 мең тонна сенаж, 12 мең тонна печән, 20 мең тонна сыйфатлы фураж әзерләнде һәм саклауга куелды. Быелгы кукуруз уңышыннан иң киме 120 мең тонна силос әзерләү бурычы да үтәлерлек. Димәк, терлекчелек тармагы өчен азык базабыз нык. Тупланганы исә ел ярымга җитәрлек дәрәҗәдә.
Бүген инде фермаларга сыер-таналар көтүе кайтып бетте, дияргә мөмкин. Бу җәйдә районда барлыгы 44 көтү көтүлекләргә чыгарылды. Табигый, арзан азыклы көтүләргә йөрүче терлек кышка сау-сәламәт, көчле булып керә. Кышкы ашату рацонын бүгеннән исәпләп, терлек азыгының бәрәкәтле итеп тотуга игътибарны көчәйтергә кирәк. Җәйләү чорында фермаларны төзекләндерү, капиталь ремонт үткәрүгә ирешкән җитәкченең генә күңеле тыныч була ала. "Зөя" агрофирмасының Карамасар, Шыгай бүлекчәләре, "Табар", Ибраһимов һәм К", "Нур" һәм башка хуҗалыкларында быел бу юнәлештә киң колачлы эшләр башкарылды.
Күп сөт-итнең башы нәсел эшенә килеп тоташа. Бүген фермаларда барлыгы 5438 баш сыер исәпләнә. 1 сентябргә барлыгы 5000 баш бозау алынды. Ел саен бу савым сыерлары көтүе уртача 25 процентка яңартылса гына, сөтчелек тармагында алга китешкә ирешү мөмкин.
Сөт ул хуҗалык кассасына көндәлек, гарантияле акча кереме чыганагы. Бу чишмә чыгышы мул булсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев