Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл чәчәкле викториямне нишләтим?

Апас теплицасыннан виктория үсентесе сатып алган идем. Ул чүлмәктә кызыл чәчәк атты. Озак кына беседкамны бизәп торды. Хәзер аның җимешләре бар. Тик үрчетер өчен мыекча чыгармый. Җиләкне нишләтергә икән? Аны җиргә күчерсәм, үлмәсме? Сорауга яшелчә үстерү остасы, теплица хуҗасы Лилия Зәйнуллина җавап бирә: - Җиләкне җиргә утыртырга кирәк. Аның чүлмәктән...

Апас теплицасыннан виктория үсентесе сатып алган идем. Ул чүлмәктә кызыл чәчәк атты. Озак кына беседкамны бизәп торды. Хәзер аның җимешләре бар. Тик үрчетер өчен мыекча чыгармый. Җиләкне нишләтергә икән? Аны җиргә күчерсәм, үлмәсме?
Сорауга яшелчә үстерү остасы, теплица хуҗасы Лилия Зәйнуллина җавап бирә:
- Җиләкне җиргә утыртырга кирәк. Аның чүлмәктән асылынып төшкән җиләк бирүче ботагының бер өлешен аерып җиргә утыртсаң, ул үрчи һәм быел ук җиләк бирәчәк. Виктория җиләк бирү чорында мыекчаларны күп чыгармый. Кыш өчен карлы җиргә утыртырга кирәк, чыршы ылыслары белән дә томаларга мөмкин. Бу төр виктория елга берничә уңыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев