Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл Таудан Назирә әбигә 90 яшь тулды

Кызыл Тау авылында гомер итүче Назирә әби Кәримова олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Хәлим бабай белән алты бала тәрбияләп үстерә алар. Бүгенге көндә әбинең 32 оныгы бар. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк...

Кызыл Тау авылында гомер итүче Назирә әби Кәримова олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Хәлим бабай белән алты бала тәрбияләп үстерә алар. Бүгенге көндә әбинең 32 оныгы бар. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров изге теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырды.

(Колхоз эшеннән дә калмаган, дистә еллар итек тә баскан, күзлексез генә инә саплаучы, Картлар йортына оекбашлар дә бәйләп җибәрүче юбиляр турында тулырак язма газетада).

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев