Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кырмыскалар ярдәмендә борынгы җанварлар табылган

Палеонтологлар төркеме элек фәнгә билгеле булмаган борынгы имезүчеләрнең ун төрен ачыклаган.

Әлеге ачышка агрессив кечкенә кырмыскалар ярдәмендә ирешкәннәр. Сүз аларның аерым төре – җыештыручы кырмыскалар турында бара. Алар җир астында яши, ояларын ташлар һәм башка каты әйберләр белән каплый. Тотрыклы әйберләр эзләп дистәләрчә метр җир астына төшә ала.


Кырмыскалар тапкан шундый казылмалар арасында имезүчеләрнең тешләре дә була. Кырмыскаларның бу ярдәме палеонтологларны кыр шартларында ком һәм туфракны сәгатьләр буе казу эшеннән коткара.


Бөҗәкләр ярдәмендә моннан 33-35 миллион ел элек яшәгән 10 яңа төр имезүче табылган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-07-17/kyrmyskalar-yard-mend-boryngy-anvarlar-tabylgan-2876515

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев