Кырыкалдарлар үз эшендә: бу юлы апаслы 750 мең сумга алданган
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кырыкалдарлар йокламый. Алар үз корбаннарын табуны дәвам итә.
(3 ноябрь, “Апастово-информ“).
Район эчке эшләр бүлегенә Апаста яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә. ул 25-27 октябрь көннәрендә 750 мең сум акчасын билгесез затлар кулына тапшыруын хәбәр итә.
“Әлеге кешегә билгесез затлар шалтырата. Бу төш вакыты була. Ул кешеләр үзләрен Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе хезмәткәрләре дип таныштыралар. Җинаять эше ачылуын белдерәләр. Аның ышаныч кәгазе нигезендә мошенникларның кредит алырга омтылуын әйтәләр. Бу хакта якыннарына да, туганнарына да әйтергә ярамавын закон матдәләре нигезендә исбатлыйлар. Аннан үзәк банк хезмәткәре белән “тоташтыралар“. Ялган банк хезмәткәре белән райондашыбыз көн дәвамында сөйләшә. Билгесез зат, кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйтә. Үзе башка банклардагы кредит карталары турында сораша. Әлеге акчаларны алып, башка картага салырга дигән киңәшләр дә яңгырый. Алданучы хәтта шәһәргә чыгып китә. Әнә шундый хәйләкәр схема һәм киңәшләр ярдәмендә, төрле банклардан 750 мең сумлык бурыч җыя ул. Ялган банк һәм тикшерү идарәсе хезмәткәрләре белән элемтәсен өзми. Мошенникларны тоткарлаулары турында сораша. Аңына килгәндә инде, акчаларның эзе дә, кая киткәне дә күренми.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, таныш түгел кешеләр белән телефоннан сөйләшмәскә, мәгълүматлар бирмәскә, шикле хәбәрләрне кат-кат тикшерергә киңәш бирә.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз“ битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев