Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кызылтау мәдәният йорты бу көнгә багышлап Окна РОССИИ һәм Триколор акцияләре үткәрде

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.
Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Кызылтау мәдәният йорты бу көнгә багышлап Окна РОССИИ һәм Триколор акцияләре үткәрде. Һәр катнашучы ил- көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын дип изге теләкләрен җиткерделәр.
Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Аларга булган ихтирамнан гражданнарның патриотик һәм гражданлык үзаңы, Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре башлана. Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы вәкиллекле-хокукый һәм тәрбияви максатларга гына хезмәт итеп калмыйча, илебездәге халыкларның бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә. Кызылтау мәдәният йорты мөдире Наилә Мурзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев