Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Леонид Ромачков вазифаларын Әмир Гыйсмәтуллин башкара

Район башлыгы башлангычы, ерак Беларусиядән 40 ел элек Апаска килеп төпләнгән, 25 еллар район янгын часте җитәкчесе Леонид Ромачков тырышлыгы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин күрсәтмәсе һәм ярдәме белән моннан 8 ел элек районыбызда ТР янгыннан саклану-коткару Апас районара отряды оешты. Район халыкны соиаль...

Район башлыгы башлангычы, ерак Беларусиядән 40 ел элек Апаска килеп төпләнгән, 25 еллар район янгын часте җитәкчесе Леонид Ромачков тырышлыгы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин күрсәтмәсе һәм ярдәме белән моннан 8 ел элек районыбызда ТР янгыннан саклану-коткару Апас районара отряды оешты. Район халыкны соиаль яклау идарәсенең бер "канатында" бу районара отрядның үзәк идарә-пульты урнашкан. Татарстанның Идел аръягы 7 районын берлщштергән отрядының 13 янгыннан саклану депо-постларында 150 хезмәткәр, 26 янгын машинасы иминлек сагында тора. Безнең Апас районында отрядның Балтай һәм Әлмәндәрдә урнашкан ике пост-депосы исәпләнә. Бу авыллар машина-трактор паркларындагы хуҗасыз калган, тузган бина-корылмаларны әнә шулай итеп яңадан сафка бастыра алдык. Отрядның Апас бүлегендә барлыгы 28 кеше эшли. Җылы, заманча деполардагы 4 янгын машинасы даими постларда сугышчан әзерлектә тора. Узган елда районара отряд диспетчерлык пунктларына урыннардан халыктан янгын турында 70, коры үлән, урман-посадкаларга ут кабу турында 13 оператив хәбәр кергән. Янгынчылар шулай ук олы юлларда булган зур аварияләрдән соң 27 тапкыр шул урыннарга чыгып, янгын сүндерү-коткару эшләрендә катнашканнар. Шул исәптән Апас районы буенча бу саннар 10-4-2 нисбәтендә. Быел Апас янгыннан саклану отряды пультларына янгын турында 7 районнан 5, юллардагы аварияләр турында 2 хәбәр кергән. Апаста январь аенда мондый очраклар теркәлмәгән.

Бер ай элек бу районара отрядны оештыруда бик зур көч куйган Леонид Ромачков лаеклы ялга китте. Аның вазифаларын хәзер бу хезмәттә шактый тәҗрибә тупланган Әмир Гыйсмәтуллин башкара. Уңышлар аңа!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев