Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Лилия Насыйрова: “Безнең төп көчебез бердәмлектә”

Апаста яшәүче Җәмил һәм Лилия Насыйровлар гаиләсе 8 ятимне үз канаты астына сыендырган.

(6 март, “Апастово-информ”).


“2017 елда 3 баланы гаиләбезгә алып кайттык. Ике елдан соң кабат 5 баланы куеныбызга сыендырдык. Һәрбарчасы үз балабыз кебек, барысы да бик тәмлеләр. Инде берсен пар канатлы иттек. Бар эштә дә без бергә. Балаларны да бердәмлектә көч, дип тәрбиялибез”, - ди Лилия Насыйрова.

Насыйровлар гаиләсе дус һәм бердәм булып гомер кичерәләр. Алар күптән түгел зур йортлы да булганнар. Ике катлы иркен, якты йортта чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Балалар да пөхтәлекне яраталар. Үзләре дә әниләренә ярдәм итәләр. Барысы да дин сабаклары үзләштерәләр, намаз укыйлар, дога белән яшиләр. Кул эшләренә дә оста алар. Көннең һәр сәгате дөрес итеп бүленгән.

Изге күңелле Җәмил һәм Лилия Насыйровлар гаиләсе кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, “Нечкәбил” матурлык, Ана һәм гаилә республика бәйге-проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова гаилә белән якыннан танышып, көнкүрешләре белән кызыксындылар. Балаларга күчтәнәчләр, гаиләгә бүләкләр һәм Лилия Насыйровага чәчәкләр бүләк иттеләр.

“Җәмил белән балабыз булырга тиеш иде. Ул үзе генә үсмәсен өчен, иптәшкә дип, тагын берне алырга ниятләдек. Бик кыенлык белән, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмендә, көчкә исән калдым. Бәлки, шул ниятем исән калдыргандыр. Аякка баскач, тормыш иптәшем ниятебез барын искә төшереп, аны үтәргә булдык”, - ди Лилия апа.

Әнә шулай Җәмил һәм Лилия Насыйровларның гаиләсе тулылана. Аларның инде үз балалары зурлар, оныклар белән сөендергәннәр. Йортка, әти-әниләре янына җыелып, зур-тату, бердәм гаилә булып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев