Любовь Зотеева: “Тәрбиягә бала алудан курыкмаска кирәк”
Биеш авылында яшәүче Любовь Зотеева дүрт ир балага гомер бүләк иткән, җиде чит сабыйны җылы кочагына сыендырган бөек Ана, олы йөрәкле хатын-кыз.
(6 март, “Апастово-информ”).
Олы йөрәкле, изге күңелле ханым, мәрхәмәтле Ана райондашларның да хөрмәтен яулый. Бик күп гаиләләргә, хатын-кызларга үрнәк булып тора.
Любовь Зотеевага район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин олы хөрмәтен белдереп, 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен ирештерделәр һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләр тапшырдылар.
Любовь Зотеева Биештәге Иоанн гыйбадәтханәсе настоятеле иерей Сергий аткай Грязновның әнисе. Гаилә Биеш авылына Сергий аткайның чакыруы буенча Тольятти якларыннан күченеп кайткан.
Любовь Зотееваның үз уллары тормыш корып, чит шәһәрләргә таралышкан. Тәрбиягә алган 7 баласының иң олысына 19 яшь. Денис Казанда педагогия көллиятендә белем ала. Калган 6 баласы Биеш мәктәбендә укый. Алар барысы да ир-егетләр.
Олы йөрәкле ханым тәрбиягә бала алуның авырлыгын сизми. Башкаларга да курыкмаска киңәш итә.
Балалар якты, җылы өйдә гомер кичерәләр. Гаилә билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр белән яши. Әйтик, алар аш өстәле артына утырганчы иң элек дога укыйлар, изге теләкләр телиләр. Һәр баланың үз шөгыле дә бар. Баянда, гитарада уйнарга өйрәнәләр, татар көрәше, бокс белән дә яратып шөгыльләнәләр. Өлкән абыйлары Сергий атакайның да кайгыртуын, ярдәмен тоеп үсәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев