Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән
Өлкәннәр ункөнлегендә, төгәлрәге, мөхәррәм аеның икесе көнне, Горбунов берләшмәсе көче белән Дәвеш авылы мәктәбендә корбан ашы үткәрелде. Әлеге мул табын артына, хуҗалыкта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан абзыйлар чакырылган иде. Берләшмәнең Дәвеш бүлекчәсе идарәчесе Илсур Сабиров сүз алып, табынны ачып җибәрде. Табында урын алган абзыйлар дин юлына басып, мәчеткә йөриләр....
Өлкәннәр ункөнлегендә, төгәлрәге, мөхәррәм аеның икесе көнне, Горбунов берләшмәсе көче белән Дәвеш авылы мәктәбендә корбан ашы үткәрелде. Әлеге мул табын артына, хуҗалыкта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан абзыйлар чакырылган иде. Берләшмәнең Дәвеш бүлекчәсе идарәчесе Илсур Сабиров сүз алып, табынны ачып җибәрде. Табында урын алган абзыйлар дин юлына басып, мәчеткә йөриләр. Күркәм табынга иман нуры сибеп, Дәвеш авылы ,,Әтиләр" мәчете имам хатибы, хаҗый Хәлимҗан хәзрәт ,,Корьән" укыды. Хәлимҗан хәзрәт үзе дә күп еллардан бирле лаеклы ялда. Берләшмәдә эшләп, мактаулы бүләкләргә лаек булды. Әлеге табын артында урын алучылар һәммәсе дә мактауга лаеклы шәхесләр. Авыл хуҗалыгы үсешенә үзләренең саллы өлешләрен керткән, ару-талуны белмәгән, олы җанлы, зур рәхмәткә лаеклы кешеләр алар.
Корбанга чалынган иткә дога кылып, хәләл ризык белән туклангач, Дәвеш мәктәбе директоры Лилия Сабирова кунакларны бәйрәм белән котлап, катлаулы хезмәт юлы узган абзыйларга хөрмәт йөзеннән рәхмәтен белгерде.
Күркәм табынны оештырган ,,Горбунов" берләшмәсе җитәкчелегенә, бүлекчә җитәкчесенә, табынны әзерләгән әлеге мәктәп коллективына, имам хатип Хәлимҗан хәзрәт, авылыбызның мөхтәрәм аксакалы Рифкать Низаметдиновлар, әлеге бәйрәм көнендә өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт күрсәткән өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рәсим Җәләл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев