Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

М12 автомагистрале бизнеска яңа офыклар ача

Татарстан буенча узучы юлның 142 км. булуы - бизнес мөмкинлекләрен киңрәк җәелдерә.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан буенча узучы автотрасса 163 миллиард сумга бәяләнә.
“Татарстан өчен мондый зур сумма тулаем региональ продуктка сизелерлек өстәмә. Бу бит яңа эш урыннары. Илебезнең көнчыгышы белән көнбатышы элемтәсе зурая”, - дип сөйли Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры.
Татарстан буенча узучы автомагистраль өч федераль трассаны тоташтыра. Ә бу, үз чиратында, транспорт агымын көйләргә зур мөмкинлек ача. Казанны читләтеп, транзит хәрәкәткә мөмкинлек тудыра. М12 трассасы Иннополис икътисад зонасын Кама территориаль җитештеру класстеры предприятиеләре белән тоташтыра. Яңа юл нефтехимия, электроника, машина төзелеше предприятиеләре үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Татарстанның логистик үзәкләренә товарларны тиз китереп җиткерү - республикадагы кибетләрдә ассортиментны төрлеләндерергә зур мөмкинлекләр ача. Ә инде бизнес вәкилләре товар китерүдә шактый гына экономиягә ирешергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев