Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгъзүмә әби Хәсәнова: “Картлыгым рәхәттә уза”

Апаста гомер итүче Мәгъзүмә әби Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен каршылады.

(3 февраль, “Апастово-информ”).


Акъәбинең балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, олыгайган көннәре кайгырту-назга төренеп, якыннарының, райондашларының кадер-хөрмәтендә уза.
Туган көн юбилеен да ул күтәренке кәеф белән, мул сыйлы табыннар артында, балалары янәшәсендә каршы алды.
Мәгъзүмә әби Казанда 10 ел Камил Якуп исемендәге китап фабрикасында корректор булып эшләгән. Апаска күченеп кайткач, кошчылык фабрикасында, аннан соң ХРСУда төрле эшләр башкарган. КБО оешмасының тегүчелек системасында 20 ел дәвамында хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Гаптелразах белән лаеклы, матур гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсенә олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәннәр.
-Бүгенге көнемдә мин бик бәхетле картлык кичерәм. Улым Ринат, киленем Гөлфинә белән яшим. Исәнлегем бик мактанырлык булмаса да, балаларымның җылы карашын тоеп гомер итәм, - ди Мәгъзүмә әби.
Юбилярны туган көне белән тәбрик итәргә район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина килделәр. Алар акъәбигә район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән кайнар котлап, тәбрикләү открыткасы тапшырдылар, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев