Максат - сыйфатлы продукция!
Апаста “Россия - сыйфат билгеле” (“Россия со знаком качества”) девизы астында Бөтендөнья сыйфат Көне билгеләп үтелде.
(10 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста район кулланучыларына күргәзмә товарлар тәкъдим ителде. Аеруча халыкны җитештерүчеләрнең яңа пешергән ризыклары җәлеп итте.
“Бөтендөнья сыйфат Көненең максаты - продукциянең һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатына ирешү. Чөнки, товар куркынычсыз да, сыйфатлы да булырга тиеш. Шул ук вакытта сатып алучы канәгать тә булсын", - дип белдерде әйдәп баручы белгеч Гөлнара Абдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев